16+

Яшь галимнәр тораклы булды

Кичә Казанда яшь галимнәр һәм белгечләр өчен төзелгән торак йорт ачылды.

Кичә Казанда яшь галимнәр һәм белгечләр өчен төзелгән торак йорт ачылды.

Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Җиңү проспекты, 216 б адресы буенча 88 фатирлы йорт Россия Фәннәр академиясе Казан институтлары (А.Е.Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институты, Е.К.Завойский исемендәге Казан физика-техника институты ,Казан биохимия һәм биофизика институты, Механика һәм машина төзү институты, Энергетика проблемалары тикшеренү үзәге) яшь галимнәре һәм белгечләре өчен хезмәт торагы сыйфатында билгеләнгән. Хезмәт торакларына квота институтта эшләүче хезмәткәрләр санына туры килә.

Торак РФА институтларының башка шәһәрдән килеп эшләүче хезмткәрләренә 5 елга бирелә һәм анда яшәү вакытын озайтырга мөмкин була. Торакны хосусыйлаштыру һәм башка затларга бирү мөмкин түгел. Хезмәти торакны Россиянең башка шәһәрләреннән чакырып китерелгән белгечләр яки институтларның фәнни эшенә чит илләрдән җәлеп ителгән галимнәр дә алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading