16+

Яшь галимнәрне кемнәр үстерә?

Талантлы балаларны барлау һәм үстерү максатыннан республикада шактый зур эшләр башкарыла. “Сәләт”, “Йолдызлык”, “Зарница” кебек зур колачлы бәйгеләр дә, талантлы укучыларны бергә туплаган олимпиада үзәге дә эшләп килә. Бу көннәрдә тагын бер бәйге старт алачак.

Талантлы балаларны барлау һәм үстерү максатыннан республикада шактый зур эшләр башкарыла. “Сәләт”, “Йолдызлык”, “Зарница” кебек зур колачлы бәйгеләр дә, талантлы укучыларны бергә туплаган олимпиада үзәге дә эшләп килә. Бу көннәрдә тагын бер бәйге старт алачак.

“Большие вызовы” бәйгесе фән һәм технологияләр буенча проект эшләренә багышланачак. Анда фәнни тикшеренү, уйлап табу, проектлар әзерләүгә бәйле кызыксынулары булган 7-11 сыйныф укучылары, 1-2 курс студентлары катнаша кала. 

Әлеге бәйге быел 7 тапкыр Татарстан Мәгариф министрлыгы, Талантлар университеты тарафыннан оештырыла. Ел саен анда меңнән артык укучы катнашып килә. Бәйге кысаларында 13 төрле юнәлеш тәкъдим ителә. Агросәнәгать һәм биотехнологияләр, генетика һәм биомедицина, нанотехнологияләр, заманча энергетика, акыллы шәһәр һәм куркынычсызлык, алдынгы җитештерү технологияләре, ясалма интеллект, пилотсыз транспорт һәм логистика кебек юнәлешләрдә яшь галимнәр үз эшләрен, проектларын тәкъдим итә ала. 

Талантлар университеты директоры Адилә Әхмәтова белдерүенчә, бәйгедә катнашу өчен гаризаны 15 февральгә кадәр konkurs.sochisirius.ru сайтында калдырырга кирәк. Бөтенроссия бәйгесенең республика этапы турындагы мәгълүматны Талантлар университеты  аккаунтларыннан табарга була. Татарстан Мәгариф министрлыгы белгече Татьяна Алексеева әйтүенчә, бу юнәлештә уңышка ирешкәннәрне “Сириус” халыкара укыту базасында махсус сменалар, укырга кергәндә өстәмә баллар, төрле грантлар көтә.

Белгечләр әйтүенчә, талантлы балаларны теге яки бу юнәлешкә кертеп җибәрү, алар белән даими шөгыльләнү аның укытучысы һәм остазыннан да тора. Остазлык мәктәбендәге дәвамчанлык та бик мөһим. Мәктәптән башланган проект-юнәлешләрне вузда да дәвам итәргә, хәтта укучының кызыксынулары аның һөнәренә дә әйләнергә дә мөмкин бит. Шуңа да “Остазлык мәктәбе” буенча да республикада аерым укытулар алып барыла. Мәгариф министрлыгы белгечләре әйтүенчә, балалар белән эшләүче шундый 300 укытучы махсус белем алган инде.

Фән һәм технология өлкәсенә юнәлтелгән әлеге Бөтенроссия бәйгесенең беренче нәтиҗәләре 15 майга билгеле булачак. Үз фикере, үзенең тәкъдим итәрлек уй-проектлары булган һәркем бу бәйгедә катнашып карый ала. Акыллы башлы  укучылар арабызда шактый бит.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading