16+

Яшь рәссамнар «Кышкы палитра» га әзерләнә

Каникулда Балалар сәнгать мәктәпләрендә укучылар ни эшли дип уйлыйсыз? Дөрес, бар күргәннәрен майлы буяулар белән киндергә төшерергә ашыгалар.

Каникулда Балалар сәнгать мәктәпләрендә укучылар ни эшли дип уйлыйсыз? Дөрес, бар күргәннәрен майлы буяулар белән киндергә төшерергә ашыгалар.

Чөнки аларны 9 гыйнвар көнне ел да уза торган "Кышкы палитра" республика бәйгесе көтә. Рәсем, живопись, композиция номинацияләрендә 1991 елдан бирле узучы бәйгедә быел 115 бала катнаша.

Ул Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы базасында уза (Мөштәри, ур. 16). Җиңүчеләргә дипломнар, бүләкләр тапшырылачак.

Быел бәйгедә Казаннан тыш Яшел Үзән, Чаллы, Әлмәт, Азнакай, Түбән Кама, Алабуга, Минзәлә, Бөгелмә, Лениногорск, Чистай, Бавлы, Мамадыш, Әгерҗе, Арча, Болгар, Нурлат, Лаеш, Чирмешән һ.б.районнардан катнашалар.Бәйге кысаларында Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы укытучысы В.В.Терехин мастер-класс үткәрә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading