16+

Яшел Үзән районында өч медицина хезмәткәрендә коронавирус тапканнар

Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенең Васильево филиалында эшләүче өч медицина хезмәткәрендә коронавирус табылган. Бу хакта Казанның сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков хәбәр итте.

Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенең Васильево филиалында эшләүче өч медицина хезмәткәрендә коронавирус табылган. Бу хакта Казанның сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков хәбәр итте.

"Хәзерге вакытта без өч медицина хезмәткәрендә COVID диагнозы булуын раслыйбыз. Калган барлык хезмәткәрләр үзбикләнделәр, алар өйләрендә хәзер. Без аларның сәламәтлекләрен тикшереп торабыз, бар да контрольдә", - диде Жаворонков журналистлар өчен үткәрелгән матбугат конференциясе барышында.

"Әмма, элегрәк әйткәнемчә, бу медицина ярдәме күрсәтүдә чагылмый. Дәвалануга мохтаҗ барлык пациентлар да Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенә җибәрелде. Һәм инде әйткәнемчә, кичә без бу хәлдән файдаланып калырга булдык, биредә ремонт, төзекләндерү эшләре башланды ", - дип билгеләде республика сәламәтлек саклау министрының урынбасары.

Васильеводагы медицина учреждениесендә барлыгы 54 хезмәткәр эшли - алар барысы да үзизоляциядә.

Васильево район хастаханәсе хезмәткәрләренең бер өлеше больничныйга киткәнлеге турында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы кичә хәбәр итте. Хәзерге вакытта көндезге һәм тәүлек буе стационарларны госпитализацияләү туктатылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading