16+

Яшел Үзән районында пистолетка охшаган әйбер тоткан ир-ат банк бүлеген талаган

Яшел Үзән районының Васильево шәһәр тибындагы поселогында билгесез кеше банк бүлеген талап качкан. Әлеге хәл бүген иртән булган.

Яшел Үзән районының Васильево шәһәр тибындагы поселогында билгесез кеше банк бүлеген талап качкан. Әлеге хәл бүген иртән булган.

Вакыйга буенча РФ Җинаять кодексының 162.2 маддәсе буенча ("Корал сыйфатында кулланыла торган предметны кулланып талау") җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итте безгә ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

- Беренчел мәгълүматлар буенча, шикләнелүче - 40 яшькә кадәрге ир-ат. Ул бүлекнең касса бинасына кергән, үз чиратын көтеп торган, ә аннары тәрәзә аша кассирга янау сүзләре һәм акча бирү таләбе бәян ителгән язу биргән. Хатын-кыз янауларны җитди кабул итмәгән һәм язуны аңа кире кайтарган. Шуннан соң егет кесәсеннән пистолетка охшаган предметны чыгарып кассирга таба төби.

Янаулардан куркып, кассир каракка акчаларны тапшыра, җинаятьче аларны алып банктан качкан. Егетнең өстендә кара куртка бүрек була. Бинага ул битлек киеп кергән, диелә ведомство хәбәрендә.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы бу ир-ат хакында нинди дә булса мәгълүматка ия булучыларның барысын да якындагы полиция бүлегенә хәбәр итүләрен яисә 02, 112, 8(84371) 4-47-06, 8(843)291-29-00 телефоннары яисә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефоны - 291-20-02 буенча шалтыратуларын сорый,.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading