16+

Яшел Үзән районындагы янгында бер хатын-кыз һәлак була

Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендәге Садовая урамында урнашкан йорт яну нәтиҗәсендә, ике ир-ат җәрәхәтләр алган, бер хатын-кыз һәлак булган.

Яшел Үзән районындагы янгында бер хатын-кыз һәлак була

Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендәге Садовая урамында урнашкан йорт яну нәтиҗәсендә, ике ир-ат җәрәхәтләр алган, бер хатын-кыз һәлак булган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе хәбәр иткәнчә, 8 гыйнвар кичендә Садовая урамында урнашкан йортта янгын чыгу турында хәбәр алына. Янгын ике катлы йортны тулысынча камап ала, күрше-тирә йортларга ут күчү куркынычы туа. Бер сәгатьтән артык ут белән көрәшкәннән соң янгын сүндерелә.

Кызганыч, әлеге янгыннан соң да югалтулар турында язарга мәҗбүрбез. Утлы йорттан ике ир-ат үзләре чыгып өлгерә, берсенең тәне уттан зыян күрсә, икенчесенең ике терсәге дә сынган була, аларны Яшел Үзән үзәк хастаханәсенә китерәләр. Ә менә 1956 елда туган ханым йорттан чыга алмый кала һәм утлы йортта һәлак була. Анысының мәете янгын сүндерелгәннән соң гына табып алына.

Бу темага тагын укырга:

Янгыннар чыга тора, үлүчеләр арта тора...

Казанда берәүнең фатирына салют кисәге эләккән һәм янгын чыккан

 

Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading