16+

Яшел Үзәндә шартлаудан зыян күрүчеләр яңа фатирларга күченә башлаган

1 апрель көнне иртән 13 кеше фатир ачкычларны алд.

1 апрель көнне иртән 13 кеше фатир ачкычларны алд.

Алар гадәттән тыш хәлдән соң "Волга" шифаханәсендә урнаштырылган иде, калганнарына шулай ук ачкылар  көн дәвамында тапшырылачак.

Торак республика Хөкүмәте ярдәмендә ТР Дәүләт торак фонды белән берлектә муниципалитет тарафыннан бушлай бирелә. 64 кв.м мәйданлы фатирлар Яшел Үзән шәһәрендәге Сәйдәшев урамындагы яңа йортта, 19А йортта урнашкан. Анда яшәүчеләрнең барысы да биредә газ шартлаган йортта торгызу эшләре тәмамланганчы яши алачак.
Ул гына да түгел, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев тарафыннан зыян күрүче йортта яшәүчеләргә җиһазларны һәм әйберләрне вакытлыча торакка күчерү өлешендә ярдәм итү турында карар кабул ителде. 2 март көнне иртүк йөк автомобильләре һәм волонтерлар алар карамагында булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading