16+

Яшел Үзәндә торак йортта газ шартлау турындагы эш буенча психиатрия хастаханәсе бүлеге мөдире тоткарланган

Яшел Үзән йортында шартлау турындагы эш буенча медик-социаль тернәкләндерү бүлеге мөдире Наталья Евдокимованы тоткарлыйлар.

Яшел Үзәндә торак йортта газ шартлау турындагы эш буенча психиатрия хастаханәсе бүлеге мөдире тоткарланган

Яшел Үзән йортында шартлау турындагы эш буенча медик-социаль тернәкләндерү бүлеге мөдире Наталья Евдокимованы тоткарлыйлар.

Исегезгә төшерәбез, 29 март көнне күп катлы йортта шартлау яңгырады, берничә фатир тулысынча юк ителде.  Алынган җәрәхәтләрдән хастаханәдә шул йортта яшәүче хатын-кыз үлгән, икенчесе, әлеге шартлауны оештырган 87 яшьлек Михаил Тимохин каза урынында ук һәлак булган.

Тикшерү фикеренчә, нәкъ менә ул үз-үзен үтерергә теләп, шундый адымга барган. Фаҗигагә берничә сәгать кала туганнары аны психиатрия хастаханәсенә китергәннәр. Аны караган табиб Наталья Евдокимова ир-ат госпитализацияләүгә мохтаҗ түгел дигән карар кабул итә һәм өенә кайтарып җибәрә.
1 апрель көнне табиб гамьсезлектә шикләнелепп кулга алынды. Тулаем алганда, гадәттән тыш хәл факты буенча "саксызлык аркасында үлем китерү", "сәламәтлеккә авыр зыян китерү" тагын берничә җинаять эше кузгатылган.

Зыян күрүче йортта яшәүчеләргә килгәндә, 31 март көнне алар өйләренә кереп, әйберләрен алып чыга алганнар. Бинага алар коткаручылар белән бергә чиратлашып кергәннәр.

Соңыннан зыян күргән йортта яшәүчеләр Мәдәният йортында район хакимияте вәкилләре белән очрашканнар, алар белдергәнчә, җимерелгән фатирларда, бишенче каттан тугызынчы катка кадәр ремонт үткәреләчәк. Яңадан торгызуга ярты елга кадәр вакыт кирәк булачак.
Хәзер 12 кеше шифаханәдә урнашкан, хакимият аларга вакытлыча муниципаль торак бирергә әзер. Коммуналь хезмәтләр аларга бу вакыт эчендә билгеләнмәячәк.

Фотода: зыян күргән фатир күренешләре

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading