16+

Яшел Үзәнле мошенниклар ятьмәсенә эләгә

Алдарлар Яшел Үзән кешесенә онлайн-кредит рәсмиләштергән.

Яшел Үзәнле мошенниклар ятьмәсенә эләгә

Алдарлар Яшел Үзән кешесенә онлайн-кредит рәсмиләштергән.

"Банкның куркынычсызлык хезмәтендә эшләүче" дип таныштырган кеше мошенник булып чыга.

Яшел Үзәндә яшәүченең исеменә мошенниклар 100 мең сумлык кредит рәсмиләштергәннәр.

53 яшьлек ир-егет полициягә мөрәҗәгать итә, ул хәбәр иткәнчә, аңа билгесез зат шалтырата. Банкның куркынычсызлык хезмәтендә эшләүче дип таныштырган әлеге кеше яшел үзәнледән, интернет аша заявка калдыру-калдырмавы хакында төпченә.

Ир-ат, үз чиратында, "юк" дип җавап кайтара, мошенник "ялгышлык киткәндер, әлеге операцияне туктату өчен, сез миңа смс хәбәр аша килгән бар кодларыгызны хәбәр итегез", ди, ә тегесе алдар әйткән бар гамәлләрне дә башкарып килә.  

Бер тәүлек үткәннән соң, зыян күрүче ир-ат шикләнеп, банкның «кайнар линия» номерына шалтырата. Биредә көтелмәгән яңалык көтә - әле кичә генә аның исеменә 100 мең сумлык кредит рәсмиләштергәннәр икән.

Мошенниклар корбанына әверелгән ир-ат кичекмәстән полициягә мөрәҗәгать итә, ди ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Моңарчы, шулай ук интернет - алдарлар «ярдәме» белән Түбән Камада яшәүче 43 яшьлек ханымның 12 мең сумлык акчасын югалтуы турында билгеле булган иде. Мәгьлүм социаль челтәрдә ул Саклык банкы тарафыннан үткәрелгән "ялган" сорашуда катнаша.
Бу ханым шунда бирелгән сылтама аша үтеп, кайбер сорауларга җавап бирә, шуннан соң үзенең банк картасының бар мәгьлүматын яза. Каза күрүчегә сайтта теркәлү хакындагы код килә. Бу гамәлләр тәмамланганнан соң, хатын-кыз картасыннан 11 794 сум акчасы юкка чыга. Хәзер әлеге эшләр буенча тикшерү бара. 

Алдарлар ятьмәсенә эләкмәс өчен уяу булыгыз, исәп-хисап счетларыгыз, карталарыгыз белән бәйле мәгьлүматны беркемгә дә хәбәр итмәгез. 
 

Фото: pixabay.com
Чыганак: 16.мвд.рф


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading