16+

Яшертен спирт сатучыны фаш итүчеләргә премия бирелә

Ялган спиртлы эчемлекләрне яшертен сатучыларны, шулай ук алкоголь продукциясе әйләнешендә сәүдә кагыйдәләрен бозучыларны "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат челтәрендә фаш итсәң, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә, быелның 1 гыйнварыннан башлап премияләр бирелә.

Яшертен спирт сатучыны фаш итүчеләргә премия бирелә

Ялган спиртлы эчемлекләрне яшертен сатучыларны, шулай ук алкоголь продукциясе әйләнешендә сәүдә кагыйдәләрен бозучыларны "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат челтәрендә фаш итсәң, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә, быелның 1 гыйнварыннан башлап премияләр бирелә.

"Татмедиа" агентлыгында бүген узган матбугат конференциясендә бу турыда Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Игорь Марченко хәбәр итте. Министрлар Кабинеты моның өчен бер миллион сум акча билгеләп куйган инде.

Хокук бозучыга карата җинаять эше кузгатырлык дәлилле мәгълүмат җиткерүчегә өч мең сум тәгаенләнгән. Административ җавапка тартырлык, 100 литрдан артык спирт, алкоголь яки спирт кушылмалы продукция конфискацияләнерлек фактны хәбәр итүчегә ике мең сум премия каралган. Административ җавапка тартырлык, 10 литдан 100 литрга кадәр спирт, алкоголь яки спирт кушылмалы продукция конфискацияләнерлек фактны хәбәр итүчегә акчалата бүләк-бер мең сум.

Моның өчен Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләре порталында (uslugi.tatarstan.ru) шәхси кабинетыңны булдырып, теркәлү зарур. Шуннан соң "Халык контроле"нә ялган спиртлы эчемлекләрне яшертен сатучылар, алкоголь продукциясе әйләнешендә закон бозучылар турында дәлилле хәбәреңне урнаштырасың. Фоторәсем белән дәлилләү-төп таләпләрнең берсе. Бу, гадәттә, алкоголь продукциясенә кагылышлы законнар бозыла дип шикләнелгән кибет яки башка корылманың тышкы күренеше.

-Узган ел ялган аракы сатучыларны фаш иткән 108 сигнал кергән иде. Алтмыш очракта хәбәр расланды, гаеплеләр административ җавапка тартылды. Быел бүләкләү мөмкинлеге дә тудырылды. Экологияне саклау буенча хәбәрләр керә бит, ялган аракы сатучыларны фаш итүчеләр дә активлашыр дип уйлыйм. Хәбәр бирүченең исеме сер булып кала, ул суд эшләрендә шахит буларак катнашмый,-диде Игорь Марченко.

Роспотребнадзор җәмгыятенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмас Имамов әйткәнчә, республикада узган ел ялган спиртлы эчемлекләрдән 1198 кеше агуланган, 356 кеше үлгән.
-Агуланучыларның 83 проценты - ир-атлар. Үткән елның декабрь ае аеруча үкенечле булды: 70 кеше агуланды, 24 кешенең гомере өзелде. Ата-аналар спиртлы эчемлекләрне, агулы химикатларны кечкенә балалар ала алмаслык урыннарга куйсыннар иде, чөнки узган ел 36 сабый агуланды, - дип кисәтте Алмас Имамов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading