Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спор министрлыгы узган елга нәтиҗә ясап, 2017 елда булачак эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән таныштырып китте.
Скопировать ссылку
Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спор министрлыгы узган елга нәтиҗә ясап, 2017 елда булачак эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән таныштырып китте.
- Узган ел нәтиҗәләре буенча Казан үзен кабат яшьләр арасында гомумроссия һәм халыкара дәрәҗәдәге ярышларны кабул итүче Россиядә иң яхшы шәһәр буларак күрсәтте. Глобаль шейперларның Евразия очрашуы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, IV Россия-Әзербайҗан яшьләр форумы кебек зур чаралар бездә югары дәрәҗәдә оештырылды. 2016 ел ахырына Татарстанда рәсми рәвештә 68 яшьләр һәм 74 балалар иҗтимагый оешмалары теркәлде. Соңгы биш ел эчендә аларның саны 26 процентка артты, - диде Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов.
Министрлыкның ел дәвамында башкарган проектлары күп төрле. Бүген аларның берничәсенә генә тукталып китәрбез. 2016 елда яшьләр сәясәтендә зур үзгәреш булды - республикада Татарстан премьер-министры Илдар Халиков инициативасы белән Яшьләр хакимияте барлыкка килде. Бу орган яшьләр белән җитәкчеләр арасында элемтә булдырачак.
- Әле өч ай гына эшләвебезгә карамастан, инде республиканың 13 министры белән очраштык. Әлеге очрашулар нигезендә ике ел эшчәнлеккә план төзедек, - диде Татарстан Республикасының Яшьләр хакимияте рәисе урынбасары Александр Данилов.
Апрель аенда республика Яшьләр хакимиятенең IX бөтенроссия съездын кабул итәчәк. Ил өчен әһәмиятле кадрлар резервын туплау мәсьәләсе яшьләр өчен төп тема булып торачак.
«Бердәм Россия»нең Яшь гвардиясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлегенең дә үзгәрешләре бар. Хәзер алар ил күләмдәге мәсьәләләрне хәл итә ала. Узган ел дәвамында оешма спорт, студентлар хәрәкәте, ватанпәрвәрлек рухын тәрбияләү кебек юнәлештә төрле чаралар оештырган.
Комментарийлар