16+

Яшүсмер мәктәпкә пневматик корал алып килеп, яшьтәшләренә ата башлаган

Полиция хезмәткәрләре баладан коралны тартып алып, аны бүлеккә алып киткәннәр.

Полиция хезмәткәрләре баладан коралны тартып алып, аны бүлеккә алып киткәннәр.

Уналты яшьлек мәктәп укучысы мәктәпкә пневматик пистолет алып килгән һәм яшьтәшләренә ата башлаган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. Әлеге хәл Санкт-Петербургның Калинин районында 13 апрель иртәсендә килеп чыга. 

Тугызынчы сыйныф укучысы башта урамда, аннары бина эчендә берничә тапкыр ата. Пулялары җиденче һәм сигезенче сыйныф укучыларына тия.

Җирле полиция мәгълүматларына караганда, бу вакыйгада дүрт бала зыян күргән. Мәктәп укучыларын хастаханәгә озатканнар.

Хокук саклау органнары яшүсмернең коралын тартып алган һәм алга таба тикшерү өчен полиция бүлегенә алып киткәннәр. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading