16+

Яшүсмерләр арасында электрон сигаретлар тарту аркасында үлүчеләр дә бар

Мәктәп укучыларының авызында электрон тәмәке, вейплар. Бу тәмәке булып саналмаган матдәләрнең составын тикшерүче, аларның сатылуын, кемнәр куллануын контрольдә тотучы да юк. 

Мәктәп укучыларының авызында электрон тәмәке, вейплар. Бу тәмәке булып саналмаган матдәләрнең составын тикшерүче, аларның сатылуын, кемнәр куллануын контрольдә тотучы да юк. 

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Балигъ булмаганнар эшләре бүлеге эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы урынбасары Лариса Осипова әйтүенчә, яшүсмерләр арасында электрон тәмәке тартудан үлеп китү очраклары да булган. Хәтта мәктәптә, дәрес вакытында яшерен рәвештә төтен суыручылар да бар икән.

"Яшүсмерләр, нигездә, электрон тәмәке, вейпларның тышкы кыяфәтенә кызыга. Соңгы арада яшьләр арасында популярлашуы шуның белән бәйле. Әмма аларның никотинсыз парлары тагын да зыянлырак", - диде Осипова.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading