16+

Яшүсмерләр видеога төшерү өчен трамвай алдындагы рельсларга ятканнар

Видеороликның эчтәлеге белән полиция һәм прокуратура кызыксына башлаган.

Видеороликның эчтәлеге белән полиция һәм прокуратура кызыксына башлаган.

Казанда яшүсмерләр видеога төшү өчен трамвай алдындагы рельсларга ятканнар. Ролик социаль челтәрләр буенча таралган.

Кадрларда малайларның трамвайны көтеп торулары күренә, ә аннары алар рельс өстенә яталар. Трамвай йөртүче, бәхеткә, боларны күреп машинаны туктатып калырга өлгергән.

Полиция хезмәткәрләре әлеге хәлләр тасвит ителгән видео белән кызыксына башлаган. Тикшерү белән "Промышленный" полиция бүлеге шөгыльләнә.

ТР прокуратурасы процессуаль тикшерү барышын контрольдә тота. Ведомство булган хәлнең бөтен шартларын ачыклаячак һәм нигез булган очракта чаралар күреләчәк, дип хәбәр итте ТР прокуроры ярдәмчесе Руслан Галиев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading