16+

Ятимнәргә фатир ачкычлары тапшырдылар

7 декабрь көнне Бөгелмә шәһәрендә Боҗра урамы, 2нче А адресы буенча урнашкан йортта 30 ятим балага тантаналы рәвештә яңа фатир ачкычлары тапшырдылар.

7 декабрь көнне Бөгелмә шәһәрендә Боҗра урамы, 2нче А адресы буенча урнашкан йортта 30 ятим балага тантаналы рәвештә яңа фатир ачкычлары тапшырдылар.

- Сез бүген алган беренче куышыгыз үсеш өчен беренче адым булачак. Бу - сезгә гаилә бәхетегезне төзүгә стимул. Яңа фатирлар җылы һәм уңайлы булсын, - дип тәбрикләде яшьләрне Татарстанның премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев.

Өр-яңа технологияләр белән эшләнгән йорт «Жил Сервис» оешмасы тарафыннан узган елның сентябрь аеннан салына башлаган. Мөмкинлекләре чикле булганнар өчен дә биредә яхшы шартлар тудырылган.
Әлегә бу елны 241 ятим балага яңа фатир тапшырдылар. 2016 елда ятим балаларны фатирлы итү программасы тормышка ашырылсын өчен дәүләт казнасыннан 339 182,8 мең сум акча бүлеп бирелде. Шуларның 288 697,8 мең сумы - Татарстан бюджетыннан. Бу - 311 ятим баланы фатирлы итә торган сумма.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading