Узган елны дәүләт программасын тормышка ашыру өчен бүленеп бирелгән 339,2 миллион сумга 311 бала фатирлы булды. Алар өчен бер бүлмәле фатирлар 1 миллион 90 мең сумга сатып алынган.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима белдергәнчә, фатирга чиратта торган балаларның проблемаларын бүгенгә кадәр әле хәл итеп бетереп булмый. Ләкин чират аз-азлап булса да кимү ягына таба бара.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры урынбасары Булат Гильманов, ятимнәр үзләре теләгән шәһәр һәм районнарда торак сайлый ала. Балалар йортларында тәрбияләнгәннәр яшәр өчен зур шәһәрләрне генә түгел, ә район һәм авылларны да сайлый икән. Шуңа күрә 2015 елдан теләгән һәр балага район администрациясе бүлеп биргән җирдә ишек алды, мунчасы булган йорт та салып бирәләр. 2015 елда шундый 26 йорт төзелгән.
- Алабуга шәһәре дә ятимнәргә торак белән актив ярдәм итә. Анда фатир гына биреп калмыйлар, ә йортны да җиһазлыйлар. Россия буенча да мондый хәлнең булганы юк, - ди Лариса
Комментарийлар