16+

Яз, сине көтәбез!

Якшәмбе көнне Казанның Киров районында Май чабу бәйрәме узды. Кышны күңелле бәйгеләр, җыр-бию белән, карачкы яндырып озаттылар. Казаның Май чабу бәйрәме Аккош күлендә узды. Бирегә 20 мең кеше җыелган иде.

Яз, сине көтәбез!

Якшәмбе көнне Казанның Киров районында Май чабу бәйрәме узды. Кышны күңелле бәйгеләр, җыр-бию белән, карачкы яндырып озаттылар. Казаның Май чабу бәйрәме Аккош күлендә узды. Бирегә 20 мең кеше җыелган иде.

Бәйрәмдә балалар гына түгел, өлкәннәр дә рәхәтләнеп күңел ачты. Алар өчен оештыручылар төрле бәйгеләр әзерләгән иде. Халыкны агач кашыклар һәм итекләр ыргыту, такмаклар әйтү һәм башка төрле ярышларда сынадылар.

«Юность» мәдәният йортының иҗат коллективы, «Красная горка» фольклор ансамбле, «Смайлики» һәм «Салават күпере» бию коллективлары чыгышыннан тыш, теләге булганнар сәхнәгә менеп, үзләренең сәләтләрен дә күрсәтә алды.

Шәһәр халкын бәйрәм белән Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Сергей Миронов котлады. Аның сүзләренчә, Май чабу бәйрәме – чын дуслык, хөрмәт һәм традицияләрне саклау бәйрәме.
Ә бәйрәмнең төп бүләге – «Мираж» төркеменең солисткасы Маргарита Суханкинаның чыгышы булды. Ул казанлыларның кунакчыллыгын ассызыклады һәм хит җырларын башкарды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading