16+

Язның беренче көнендә +2 градус җылы булачак

Алдагы ике көндә явым-төшем көтелми.

Алдагы ике көндә явым-төшем көтелми.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе язның беренче өч көненә фаразларын җиткерде.

Бу көннәрдә республикада явым-төшем көтелми, алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Бүген, 1 мартта, көндезге һава температурасы -2..+2 градус булачак. Юлларда көчле бозлавык саклана.

2 мартта температура төнлә – -4..-9, көндез – 0..+4 градус; 3 мартта төнге сәгатьләрдә – 0..-5 чамасы салкын булса, көн уртасына 0..+4 градуска кадәр күтәрелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading