16+

Язучыны искә алдылар

Бик күп романнар авторы, Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Габдрахман Әпсәләмовның тууына 105 ел якынлашкан көннәрдә, Яңа Савин районының 143нче мәктәбендә язу­чының оныгы Альбина Әпсәләмова белән очрашу булып узды.

Язучыны искә алдылар

Бик күп романнар авторы, Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Габдрахман Әпсәләмовның тууына 105 ел якынлашкан көннәрдә, Яңа Савин районының 143нче мәктәбендә язу­чының оныгы Альбина Әпсәләмова белән очрашу булып узды.

143нче мәктәп - рус телендә белем бирүче уку йорты. Шуңа күрә, мәктәп директоры Светлана Евдокимова киңәше белән, очрашу ике телдә алып барылды. 6-10нчы сыйныф укучылары катнашында, татар һәм рус теле укытучылары җитәкчелегендә, «Мәңгелек кеше» исемле әдәби журнал әзерләнгән иде. Журнал «Ак чәчәкләр» романы буенча эшләнгән фильмнан өзек карау белән башланып китте. Укучылар ике телдә язучының тормыш юлына, әсәрләренә кыс­кача күзәтү ясадылар, романнардан өзекләр сөйләделәр. Әдәби журнал татар теле укытучысы Рәзимә Ибраһимова башкаруында «Гөлшаһидә» җыры белән тәмамланды.

Укучылар чыгышыннан соң сүз язучының оныгына бирелде. Ул - Язучылар берлеге әгъзасы, «Идел» журналының баш мөхәррире. Бабасын үз күзләре белән күрмәсә дә, аны һәрвакыт тоеп яшәгән - әбисе сөйләгән истәлекләр, өйләрендә булган тарихи документлар, Габдрахман Әпсәләмовның кулъязмалары... Ул язучының иҗатын, аның тормыш юлын бик җентекләп өйрәнә. Очрашу вакытында Альбина ханым бабасына багышланган шигырьләрен дә укыды. Укучылар аның сөйләгәннәрен зур кызыксыну белән тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading