Шәһри Казан

24 декабрь 2016 яңалыклары

  • 24 декабрь 2016 - 09:15
    Чыршы бәйрәмнәре башланды
    Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында балалар өчен Яңа ел тамашалары башланды, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте. Иң элек сабыйларга театр фойесында урнаштырылган купшы чыршы тирәли әйлән-бәйлән уены оештырылды. Кыш бабай белән Кар кызы балалар белән уеннар уйный, викторина сорауларына бергәләп җавап эзләде. Соңрак тамаша залында...
    820
    0
    0
  • 24 декабрь 2016 - 09:00
    Йод табын нашатырь спирты бетерә
    Буялган идән ялтырап торсын өчен, суга берничә тамчы нашатырь спирты тамызыгыз. Йода табын да әлеге спирт бетерә. Замш аяк киемен чистарту өчен дә кулланыла ул. Бер литр суга бер аш кашыгы нашатырь спирты салып, шул эремә белән аяк киемен чистартыгыз. Соңыннан резин щетка белән ышкып алыгыз. Көмеш эшләнмәләрне дә нашатырь...
    967
    0
    0
  • 24 декабрь 2016 - 08:52
    «Бу тамаша дистәләгән җомга вәгазенә тиң булды»
    Татарстанның Чистай шәһәрендә яшәүче мөселманнар Мәүлид бәйрәме уңаеннан спектакль куйды, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте. «Пәйгамбәрнең онытылган мирасы» пьесасының авторы, куючы режиссеры шәһәрнең «Әниләр» мәчете имамы - Алмаз хәзрәт Сафиуллин. Төп геройларны «Нур» мәчете каршындагы мәдрәсәдә укыткан мөгаллимә Рәисә ханым Мөхлисуллина белән Чистай мөселман яшьләре берлеге җитәкчесе...
    681
    0
    0
  • 24 декабрь 2016 - 08:29
    26 декабрьдән Казанда җәмәгать транспорты соңга кадәр йөриячәк
    Казанда Спас манарасы белән бәйле «Mapping Show» ут тамашасы үткәрелгән вакытта кайбер җәмәгать транспорты көчәйтелгән график буенча эшләячәк, дип яза Казан мэриясе сайты.
    810
    0
    0
  • 24 декабрь 2016 - 08:11
    Рөстәм Миңнеханов кече бизнестагыларны ташламаска, ярдәм итәргә вәгъдә бирде
    Сегодня Президент Татарстана Рустам Минниханов встретился с депутатами Госсовета - руководителями парламента, председателями депутатских фракций, объединений и профильных комитетов. Встреча в подобном формате состоялась впервые. Парламентарии подвели итоги работы в 2016 году и обсудили актуальные вопросы повестки дня, сообщает пресс-служба Госсовета РТ.
    766
    0
    0
  • 24 декабрь 2016 - 08:05
    Казанлылар, лотереяда катнашып, тай ота алалар
    Казанда «Аграрийларда кунакта» мәдәни-күңел ачу чаралары циклы дәвам итә. 25 декабрьдә Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда «Хайваннар дөньясында» дигән бәйрәм узачак. Чарада казанлылар лотереяда катнашып, тай ота алалар.
    1119
    0
    0
  • 24 декабрь 2016 - 07:47
    «Казан марафоны» юбилеена чакыра
    Моннан нәкъ 50 ел элек Казанда беренче марафон уздырылган. Юбилей марафоны 2017 елның 4 февралендә узар дип ниятләнелә. Быелгы кышның иң әһәмиятле, иң абруйлы спорт чараларының берсе булачак ул. Марафонны чаңгы һәм биатлон буенча Татарстан Республикасы Федерациясе Казан шәһәре мэриясе белән бергәләп оештыра.
    827
    0
    0
  • 24 декабрь 2016 - 07:20
    Ләйсән – Булат: «Без бәхетле»
    Соңгы елларда татар эстрадасында иҗади гаиләләр саны күбәеп китте. Үз гореф-гадәтләре, аларга гына хас үзенчәлеге булган бу гаиләләр актив рәвештә матур дуэтлар яздыралар, клиплар төшерәләр, уртак концертлар оештыралар. Әңгәмәмнең геройлары Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гимаева да шундыйларның берсе.
    712
    0
    0
  • 24 декабрь 2016 - 06:38
    "Шәһри Казан" 23 декабрь 2016 №141
    688
    0
    0
  • 24 декабрь 2016 - 06:19
    2020 елда Казанда тәүге тапкыр федераль Сабан туе узачак
    2020 елда бөтен дөнья татар оешмалары вәкилләрен, бөтен татар милләтен берләштергән федераль Сабан туе Казанда узачак, дип хәбәр итә «Татар-информ».
    817
    0
    0
  • 24 декабрь 2016 - 06:15
    Алтын кыйммәтме, туфракмы?
    Табигатьнең байлыкларына шул тиклем күнеккәнбез, күп вакыт без аны күрмибез дә, тоймыйбыз да, байлык дип тә санамыйбыз. Мәсәлән, җир, туфрак. Бармы? Бар. Алтын да түгел, көмеш тә - кап-кара җир. Бары тик туфракны тирәнтен өйрәнүчеләр генә аның сулышын тоя, хәлен аңлый, кыйммәтен белә. Республиканың «Татар» агрохимия үзәге әнә шулар исәбендә.
    1172
    0
    0
  • 24 декабрь 2016 - 05:57
    Язучыны искә алдылар
    Бик күп романнар авторы, Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Габдрахман Әпсәләмовның тууына 105 ел якынлашкан көннәрдә, Яңа Савин районының 143нче мәктәбендә язу­чының оныгы Альбина Әпсәләмова белән очрашу булып узды.
    740
    0
    0
  • 24 декабрь 2016 - 05:00
    Әкияти сихри ял көннәре телибез!
    Шимбә-ял көннәренә кызыклы чаралар исемлеген тәкъдим итәбез. 24 декабрь «Хан ишегалды» «Казан» халыкара ат-спорт комплексында милли яңа ел авылы «Хан ишегалды» ишекләрен ача. Биредә Татарстан һөнәрчеләренең кул эшләре сатылачак. Шулай ук милли кухнядан да авыз итәргә мөмкинлек булачак. Шул ук көнне 16.00-18.00 сәгатьләрдә кышкы Сабантуй мәдәни-спорт программасы тәкъдим ителә. Вакыты:...
    1083
    0
    0
  • 24 декабрь 2016 - 04:29
    Быел яман шеш авыруларыннан үлүчеләр саны 1 процентка кимегән
    2016 ел медицина өлкәсендә онкологик авырулар белән көрәш елы дип игълан ителгән иде. Республика клиник онкология диспансерында узган матбугат конференциясендә Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин гадәттәгечә узып баручы елга йомгак ясады, киләчәккә планнар белән уртаклашты. 2017 ел терәк-хәрәкәтләнү аппараты авыруларына каршы көрәшкә багышланачак, дип хәбәр итте министр журналистларга.
    742
    0
    0
  • 24 декабрь 2016 - 04:07
    Милләт файдасына эшләячәк
    Киләсе елның гыйнварында Мәскәүнең «Энтузиаст» кинотеатрын Татарстанга кулланышка тапшыру көтелә. Анда Татар тарихы һәм мәдәнияте үзәген ачу планлаштырыла, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы.
    789
    0
    0
Реклама