16+

Әйдаманнар ун мең сумга кадәр хезмәт хакы алырга мөмкин

«Җәй» республика үзәге директоры Раил Моратшин әйтүенчә, Татарстан әйдаманнары 18 көн эшләгән өчен ун мең сумга кадәр акча алырга мөмкин.

«Җәй» республика үзәге директоры Раил Моратшин әйтүенчә, Татарстан әйдаманнары 18 көн эшләгән өчен ун мең сумга кадәр акча алырга мөмкин.


Хезмәт хакы Татарстанның Министрлар Кабинеты билгеләгән ятак-көн нормативыннан чыгып куела. Бездә унбиш кешегә бер әйдаман туры килә. Димәк, Татарстан буенча уртача хезмәт хакы сигез меңнән ун мең сумга кадәр, - диде Раил Моратшин журналистлар белән очрашу вакытында.

Шулай ук җитәкче бу өлкәдә проблемалар булуы турында да әйтеп узды. Мәсәлән, норматив буенча, лагерьларда хезмәткәрләрне ашату каралмаган. Смена нәтиҗәләре буенча, аларга ашау өчен якынча ике мең сум түләргә туры килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading