16+

Йога белән 32 метр биеклектә шөгыльләнеп булачак

"Казан" гаилә үзәгендә сәгать иртәнге 7.00дән якшәмбе көннәрендә йога белән шөгыльләнүләр башланачак.

"Казан" гаилә үзәгендә сәгать иртәнге 7.00дән якшәмбе көннәрендә йога белән шөгыльләнүләр башланачак.

Тәҗрибәле тренер Юрий Кисилев йога серләренә бушлай өйрәтәчәк. Дәресләр гаилә үзәге бинасының иң өске катында, җирдән 32 метр биеклектә узачак, ди. Иртәнге сәгатьләрдә йога белән шөгыльләнү җәйге эсселектән котылырга ярдәм итә, көне буена яхшы кәеф бүләк итәчәк, ди оештыручылар. Беренче дәрес 14 июнь көнне узачак. Проектта катнашу өчен шимбәгә кадәр +7 917 856-98-36 телефоны буенча шалтыратып язылырга кирәк. Үзең белән күнегүләр өчен плед, йә җәймә, кояштан саклый торган крем, эчәргә су алып килергә кирәклеген дә искәртәләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading