16+

Йогышлы авырулар хастаханәсендә табиб-дерматолог вафат булган

Яр Чаллы хастаханәсендә табиб-дерматолог үлгән. 

Яр Чаллы хастаханәсендә табиб-дерматолог үлгән. 

Аңа 53 яшь булган.  

«Челнинские известия» язганча, бүген 10.20 дә йогышлы авырулар хастаханәсе реанимациясе бүлегендә тире-венерология диспансеры табиб-дерматологы Татьяна Житкова вафат булган. Аның якын дусты һәм хезмәттәше сүзләренә караганда, Татьяна Николаевна хастаханәгә бер атна элек югары температура белән "ашыгыч ярдәм" машинасында китерелгән. Медиклар куйган тырышлыкка карамастан, аның хәле көннән-көн начарланган.   
Чаллы табибының үлем сәбәбе тиешле экспертиза үткәргәннән соң билгеле булачак. 

Мәрхүмә якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. 

Фото: http://chelny-izvest.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading