16+

Йортларны һәм биналарны кышкы чорга әзерләү – 1 сентябрьгә тәмамланырга тиеш

Казанда йортларны һәм биналарны җылылык белән тәэмин итә торган үткәргечләрнең гомум озынлыгы - 1842 километр. Кичә «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә башкала мэры Илсур Метшин: «Бу - Питердан Астанага кадәр ара», - дип, сүз белән, ике шәһәрне үткәргеч торбалар белән «ялгап» куйды.

Казанда йортларны һәм биналарны җылылык белән тәэмин итә торган үткәргечләрнең гомум озынлыгы - 1842 километр. Кичә «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә башкала мэры Илсур Метшин: «Бу - Питердан Астанага кадәр ара», - дип, сүз белән, ике шәһәрне үткәргеч торбалар белән «ялгап» куйды.

- Быел җәй һаман башлана алмый азаплана. Май аенда балалар бакчаларына һәм медицина учреждениеләренә кабат җылылык җибәрергә туры килде. Мондый очракны хәтерләмим. Климат үзгәреш­ләре моннан ары инде гайре табигый хәл сыйфатында кабул ителмәс. Казанда торак фондны кышкы чорга әзерләү барышы югары дәрәҗәдә, - диде Илсур Метшин.

Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйния­туллин докладында әйтелгәнчә, Казанда киләсе кышкы җылыту чорына күпфатирлы 5685 йортны, 5306 бинаны, 802 социаль учреж­дениене, шул исәптән 195 мәктәпне һәм 355 балалар бакчасын әзерләү бурычы тора.

Эш колачы зур. «Татэнерго» акционерлык җәмгыяте филиалы - «Казан җылылык челтәре» - гомум озынлыкта 47 километр үткәргеч торбаларны капиталь төзекләндерергә тиеш. «Казэнерго» акционерлык җәмгыяте үзенең карамагындагы алты котельныйга реконструкция башлаган, җиде километрда җылылык һәм җылы су үткәргечләрен яңартачаклар. «Сетевая компания» ачык акцио­нерлык җәмгыяте филиалы - «Казан электр челтәре» коллективына һавадагы һәм җир астындагы 117 километр электр үткәргечләрне, 121 трансформаторны капиталь төзекләндерү йөкләнгән.

Капиталь ремонт программасы кысаларында, быел күп фатирлы 130 йортта, 12 мәктәптә, тугыз балалар бакчасында һәм 53 сырхауханәдә җылылык челтәре яңага алмаштырыла.

- Күп фатирлы 1115 йортка үз җылылык пунктлары көйләнелә. Әлеге казаннар фәкать җылы су гына әзерли. Аларның йорттагы җылылык челтәренә һәм җылылыкны тышкы һава температурасына карата көйли торган механизмга бернинди катнашы юк. Җылылык өчен түләүләргә дә бернинди катнашы юк, - диде Искәндәр Гыйниятуллин соңыннан журналистлар белән әңгәмәсендә.

Йортларны һәм биналарны кышкы чорга әзерләү - 1 сентябрьгә, ә әзерлек паспортларын булдыру 1 октябрьгә тәмамланырга тиеш. Әзерлек паспорты булмаган йортларга җылылык җибәрелми. Искәндәр Гыйниятуллин идарәче компанияләргә, подрядчы оешмаларга графикны төгәл саклау кирәклеген искәртте. Гадәттә, торак милекчеләре ширкәтләре (ТСЖ) әзерлек паспортлары булдыруга соңга калып керешә. Узган ел җылыту чоры башлануның тәүге атналарында казанлылардан «Ачык Казан» («Открытая Казань») хезмәтенә 45,8 мең гариза һәм шикаять кергән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading