16+

Йортларыбыз нурлы һәм бәрәкәтле булсын!

Баш өстендә түбәң булу – ярты бәхет. Үз куышыңда гаиләң, балаларың белән тынычлыкта яшәүгә ни җитә?

Баш өстендә түбәң булу – ярты бәхет. Үз куышыңда гаиләң, балаларың белән тынычлыкта яшәүгә ни җитә?

Кичә “Салават күпере” торак комплексының Наил Йосыпов урамы, 5а йортында яшәүчеләр фатир ачкычларын кулларына алганда әнә шундый уйлар уйлагандыр. 225 фатирга исәпләнгән йортка бюджет оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре кереп урнашты. Әлеге йорт социаль ипотека программасы буенча төзелгән.   

Башка бик күп бәхетлеләр арасында Хафизовлар гаиләсе дә бар.
Әлбәттә, без бик бик шат. Без бит моны күпме көттек. Хәзер балаларга чабышып уйнарга урын җитәрлек булачак, – ди алар.   
 
Биредә яшәүчеләрнең сөенечен Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды директоры урынбасары Владимир Никифоров һәм Татарстанның төзелеш министры урынбасары Илшат Гыймаев уртаклашты.

“Ак Таш” төзелеш компаниясе үз эшенә җаваплы караганлыктан, йортны төзү һәм кулланылышка тапшыруда бернинди дә проблемалар булмады. Йорт вакытында график буенча төзелде, – ди Илшат Гыймаев.  
Моннан тыш, министр урынбасары сүзләренә караганда, быелның сентябрендә әлеге микрорайонда балалар бакчасы төзеләчәк. Ә менә мәктәп биредә 2020 елда гына барлыкка киләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading