16+

Җырчы Алмаз Мирзаянов бәрәңгеләрен яңа гына җирдән казып чыгарган

Алмаз Мирзаянов инстаграм битендә күптән түгел кышка саклап куйган бәрәңгеләрен казып чыгаруын язган.

Җырчы Алмаз Мирзаянов бәрәңгеләрен яңа гына җирдән казып чыгарган

Алмаз Мирзаянов инстаграм битендә күптән түгел кышка саклап куйган бәрәңгеләрен казып чыгаруын язган.

“Бездә бәрәңгене кышка җиргә күмәләр дигәч, Зөлфирәм ышанмаган иде! Менә ул көн килеп җитте! Безнең авылда да бәрәңге чыгардык! Су бер почмагына гына кергән бераз, калганы тәртип!” дигән ул.

Аннары бәрәңге саклый торган чокырны ничек ясаулары турында да хәбәр иткән: “Бер метр тирәнлектә казылган чокырның астына һәм кырларына яхшылап салам түшәп, капчыклап бәрәңгене салалар. Элек капчыксыз сала идек. Өстенә дә салам түшәп, җирне өеп күмеп куялар. Бик салкын кышларда да сирәк өши иде бугай, чөнки кар бик күп була иде. Иң мөһиме су кермәсен. Кар базы бар, анда кормовой чөгендер була иде, гадәттә”.

 

 

 

 


 

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading