16+

Җырчы Гүзәлем: "Өйдә бот күтәреп яткан юк. Алай гына күктән акчалар төшми шул"

"Кайдан шул кадәр муллык?" Инстаграм га язылучыларының шул соравына Гүзәлем бик мәгънәле итеп җавап биргән.

Җырчы Гүзәлем: "Өйдә бот күтәреп яткан юк. Алай гына күктән акчалар төшми шул"

"Кайдан шул кадәр муллык?" Инстаграм га язылучыларының шул соравына Гүзәлем бик мәгънәле итеп җавап биргән.

"Шундый сорау килде әле миңа бүген сторисларда.
Булганына шөкер. Бөтен булган әйбер үз көчебез белән эшләп алынган. Бу Аллаһның рәхмәте белән, аның ризалыгы белән килгән мал. Өйдә бот күтәреп яткан юк. Алай гына күктән акчалар төшми шул.
Уйлап утырдым әле, без Салават белән берюлы 8 төрле проект алып барабыз икән. Ничек җитешәбездер, үзем дә аңламыйм.
Шунысын әйтә алам, мин һәрвакыт дога кылганда "Барысы өчен дә сиңа рәхмәт (әле тезеп китәм бик тәфсилләп), рәхмәтеңнән ташлама, ризыгыңнан аерма, сәләмәтлектән аерма (теләсә бер тамчы су да йота алмыйсың, реанимациядә үлем хәлендә яткан кешене күз алдына китерә аласыз), эшләребездә уңышлар, бәрәкәтле хәләл акчалар насыйп ит, малларыбызны арттыр, иманнарыбыз арттыр" дип телим барыбыз өчен дә.
Шушы теләкләрнең көчедер дип уйлым.
Барсына да әзер булырга кирәк. Бүген бар, иртәгә юк. Әгәрдә иртән торгач бер җирең дә авыртмый икән, бүген ашарыңа бар икән, баш өстеңдә түбәң бар икән - үзеңне дөньядагы иң бай кеше дип саный аласың. Шулай", - дип язган ул инстаграм сәхифәсендә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading