16+

Җырчы МакSимның хәле тагын да начарланган?

Җырчы МакSим Казанда Россия көне уңаеннан уздырылган концертта чыгыш ясаганнан соң, хастаханәгә эләккән иде.

Җырчы МакSим Казанда Россия көне уңаеннан уздырылган концертта чыгыш ясаганнан соң, хастаханәгә эләккән иде.

Коронавируска биргән тесты тискәре булган, әмма аңа пневмония диагнозы куелган. 
Күптән түгел җырчының хәле тагын да начарланган. Аны ИВЛдан ЭКМО аппаратына күчергәннәр дигән хәбәр таралды. Әмма МакSимның рәсми вәкиле бу хәбәрләргә ышанмаска киңәш иткән. 
"Миндә андый мәгълүмат юк. Бу хәбәрне чыгаручыларга мин ышанып бетмәс идем", - дигән вәкил. 
Җырчының хәле хәзергә бик авыр дип бәяләнә. Аның үпкәләре 80 процентка зарарланган. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading