16+

Җырчы Радик Гәрәевның улы вафат булган. 36 яшендә...

30 ноябрьдә башкалада Уфа сәнгать училищесы укытучысы, администратор һәм концерт залы мөдире Эльдар Гәрәев вафат булган. Аңа нибары 36 яшь...

30 ноябрьдә башкалада Уфа сәнгать училищесы укытучысы, администратор һәм концерт залы мөдире Эльдар Гәрәев вафат булган. Аңа нибары 36 яшь...

Бу хакта "Өмет" газетасы сайтында хәбәр ителә. "Эльдар Гәрәев – билгеле җырчы Радик Гәрәевның улы. Опера һәм балет театрының элекке директоры, Русия һәм Башкортстанның халык артисты Радик Гәрәев та 1996 елда 40 яшендә вафат булган иде. Коллегалары әйтүенчә, Эльдар Гәрәевның үлеменең якынча сәбәбе – инфаркт. “Эльдар Радик улы бик яхшы, изге күңелле кеше иде. Кайгылы, көтелмәгән бу хәбәргә без әле һаман ышана алмыйбыз. Аның дүрт баласы калды”, – диләр хезмәттәшләре. Эльдар Гәрәевны Уфаның Көньяк зиратында җирләячәкләр", диелә хәбәрдә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading