Татар эстрадасы артисты Венера Шәмиева “Тәртип” радиосында тапшыру алып барачак.
Бу хакта “Татмедиа”да узган матбугат очрашуында “Тәртип” радиосының баш мөхәррир урынбасары Ләйлә Ялалова хәбәр итте.
“Телебезне, гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны, мәдәниятебезне саклауга, барлауга юнәлтелгән тапшырулар – радиобызның аерылгысыз бер өлеше булып тора. Узган сезонда “Тәртип” радиосында 33 тапшыру һәм сәхифә дөнья күрде. Аллаһка шөкер, тапшыруларыбыз эчтәлек ягыннан елдан-ел камилләшә бара. Әле аларның барысы да эфирга чыкмады, дистәләгән тапшыру үз вакытын көтә. Шуларның берсе – “Җанашым – җан ашым” исемле өр-яңа тапшыру. Аның авторы һәм алып баручысы – өч бала әнисе, җырчы Венера Шәмиева. Тапшыру гүзәл затларыбызга багышлана. Анда хатын-кызларны борчыган сорауларга җавап эзләячәкбез”, - диде Ләйлә Ялалова.
“Җанашым – җан ашым” тапшыруы сентябрь ахырында эфирга чыгар дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар