16+

Җырчы Зөлфирә Шәйдуллинаның кайгысын уртаклашабыз

Яшь җырчы Зөлфирә Шәйдуллина узган ел май аенда әтисен җирләгән иде. Быел исә дәү әнисе дә китеп барган...

Җырчы Зөлфирә Шәйдуллинаның кайгысын уртаклашабыз

Яшь җырчы Зөлфирә Шәйдуллина узган ел май аенда әтисен җирләгән иде. Быел исә дәү әнисе дә китеп барган...

"Хәтерлисеңме, әтинең май аеның иң матур көнендә китәм дигәнен. Син дә күптән түгел "Альфредның елында минем өчесен үткәрерсез" дигән булгансың. Шулаий булды да бит! 7нче май! Әтинең елы, синең өчесе...

Сине янымнан җибәргәнче кулымны каты итеп кысып тотып тордың... Комада вакытта авырулар аңламыий, диделәр. Аңлагансыңдыр, дәү әни. Без генә синең киткәнеңне әле дә аңлап бетерә алмыийбыз...Тормышның чабуына ябышып, тешләреңне кысып, кулыңны учка җыеп, үзең теләгәнчә яши белдең! "Менә БУ МИНЕМ ДӘҮ ӘНИЕМ!",- дип, мактап сөй̆ләрлек кеше булдың!

Ачуланышкан вакытлар да булды. Без бит икебез дә киребеткән! Шунда да бит, "иң усалы син, ну яратам, чукынган!",- дия идең.
Мин сине, башыңа ак яулык япкан (аның астында бер кем курмәгән самый крутой прическасы булган), эчендә әле һаман да 30-35 яшьлек, синең өчен кызык булмаса да, но безнең куңелне күрер өчен "хи-хи, уууй" дип көлүче, ачуың килгәндә "чертуматыр" дип киресен эшләгән, безнең өчен белгән,белмәгән догаларын көне-төне укыган, әй̆тми генә төнлә кай̆тып төшкәндә "ну сиздем кай̆тасыгызны" дип кочаклаган, балалары, бигрәк тә онык-оныкчыклары өчен җанын бирергә әзер булган, ДӘҮ ӘНИЕМ итеп исемдә калдырам!

Укыган догаларыбыз барып җитәр дип өметләнәм.Тыныч йокла, дәү әни! Без сине яратабыз!", - дип язган җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә. 

 (Автор орфографиясе һәм пунктуациясе сакланды)

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading