16+

Җырчы Әнвәр Нургалиев: «Гаепле кешегә гадел җәза бирелүен телибез»

Башкортстанда юл һәлакәтендә һәлак булган Диана Сафарованың адвокатына билгесез кеше аякларын сындыру белән янады.

Башкортстанда юл һәлакәтендә һәлак булган Диана Сафарованың адвокатына билгесез кеше аякларын сындыру белән янады.

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Әнвәр Нургалиевның туганы, юл-транспорт һәлакәтендә үлгән Диана Сафарованың эше буенча яңалыклар пәйда булды. Аның адвокаты билгесез кешеләрнең янаулары турында белдергән. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә. 

— Судка килсәм, аякларымны сындыру белән янадылар. Абонент номеры яшерелгән. Бу өлкәдә 10 елдан артык эшлим, элек тә янаулар килә иде, шуңа күрә курыкмыйм. Алга таба нәрсә эшләргә икәнен белермен, бәлки полициягә мөрәҗәгать итәрмен, — дип хәбәр иткән ул.

Хатын-кыз мондый ысуллар белән гаепләнүченең ягы эш итә ала дип фаразлый.

Авариядә гаепле дип саналган кеше сүзләренчә, ул бик борчыла, әмма өй арестында булу сәбәпле, һәлак булган хатынның гаиләсе алдында гафу үтенә алмый. Үзенең гаебен таныймы дигән сорауга гаепләнүче: «Комментарийларсыз»дип җавап биргән.

«Башинформ» хәбәр иткәнчә, тикшерү барышында гаепләнүченең исерек хәлдә рульгә утыруы ачыкланган. Ул зур тизлектә барган һәм узып барганда ян- як интервалны сакламаган. Бу Диана идарәсендәге «Хонда Цивик» машинасының баганага килеп бәрелүенә китергән. 3 бала әнисе авария урынында ук җан биргән. Авариядә гаепле дип саналган кеше каза урыныннан качып киткән. Авария 9 майда Чишмә шәһәренең Революцион урамында килеп чыккан. Өч бала ятим кала, аларның опекуннары булып Диананың әти-әнисе кала.

Җырчы Әнвәр Нургалиев әлеге фаҗига уңаеннан үз фикерен әйткән иде.

– 9 май төнендә якынча төнге беренче яртылар тирәсендә Чишмә авылында автомобиль һәлакәтенә эләгеп, туганыбыз Диана һәлак булды. Туганыбызның юлын «кискәннәр». Бу вакытта «Абсолют» кибете янында өч машаина, ә «ВАЗ» автомобиле янында кешеләр булган. Алар моны күргән. Без гаепле кешегә һәм аның белән бергә булучыларга (алар берничә) канун нигезендә гадел җәза бирелүен телибез. Гаепле кеше туганымнын гаиләсенә, апамнарга да, безгә дә килмәде, гафу үтенмәде. Бу кирәкми дә, – диде ул. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

4

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading