16+

Җырчы Гөлназ Сираеваның ире кем икәне билгеле булды

16 января 2025, 15:32
4184
0
9
Уку өчен 2 минут

Моңлы җырчы Гөлназ Сираева гомерлек юлдаш итеп Кичкетаң егетен сайлаган

Моңлы җырчы Гөлназ Сираева гомерлек юлдаш итеп Кичкетаң егетен сайлаган

Шушы көннәрдә алар Кичкетаңда Илгиз Исламгәрәевның әбисендә кунак булганнар, дип яза Әгәрҗе хәбәрләре. 

Гөлназ Сираева популяр алып баручы, “Күңел” радиосы ди-джее Илгиз Исламгәрәевка кияүгә чыккан. 

Шушы көннәрдә Гөлназ үзенең социаль челтәрләрендә “Илгизнең әбисенә кунакка кайттык” дигән язма һәм фотолар куйган иде. Фотодагы торак пункты билгесеннән аларның Әгерҗе районы Кичкетаң авылына кайтулары яхшы аңлашыла.

Сөйгәне дә узенең социаль битендә Кичкетаң авылының имам-хатибы хаҗи Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин белән төшкән фотосын урнаштырган булган. Димәк, Илгиз Исламгәрәевның тамырлары Әгерҗе районы Кичкетаң авылына килеп тоташа. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading