16+

Җырлап барабыз... Мәскәүгә

Россия башкаласында 5-6 июльдә «Татарстан мәдәнияте көннәре» уза.

Җырлап барабыз... Мәскәүгә

Россия башкаласында 5-6 июльдә «Татарстан мәдәнияте көннәре» уза.

Министрлар Кабинетында үткәрелгән брифингта бу турыда Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

– Мәскәү белән Татарстанның сәүдә-икътисади хезмәттәшлеге кысаларында, 2010 елдан бирле оештырыла мондый чаралар, – диде Лилия Галимова. – Мәдәният көннәрендә Россия Федерациясе Президенты администрациясе, Мәскәү хөкүмәте һәм 50 ил вәкилләре катнаша. Алар арасында Австрия, Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Мисыр, Белоруссия, Үзбәкстан бар. «Халыкара музыка йорты» залында Татарстан сәнгать осталары концерт куя. Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр китерелә.

Татарстан 7 июльдә Екатеринбургта «Иннопром» күргәзмәсендә катнаша. Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровның Төркиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Мостафа Варанк белән очрашуына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та чакырылган. Лилия Галимова сөйләгәнчә, Россия Федерациясендә Татарстан Төркия белән төп хезмәттәшләрнең берсе. Узган ел Татарстан белән Төркия арасында сәүдә әйләнеше 314 миллион долларны тәшкил иткән. Күрсәткеч 2014 елдан башлап, актив үсештә.

Журналистлар җәмәгатьчелекне кызыксындырган сораулар бирде. Мәсәлән, гыйбадәтханәләргә видеокамералар урнаштыру. Лилия Галимова әйткәнчә, бу эш фәкать иминлек максатларыннан башкарыла. «Дәүләт дини учреждениеләр эшчәнлегенә кысылмый. Дини учреждениеләр белән идарә итү Диния нәзарәте карамагында», – диде ул.

«Имин шәһәр» программасы буенча авто һәм тимер юл вокзалларына, аэропортларга, ишегалларына видеокамералар урнаштыру эшләре бара. Бу эшкә Татарстан Диния нәзарәте дә «видеокамера кую кешеләрнең шәхси тормышына кагылгысызлык буенча конституцион хокукларын бозмый» дип ризалык белдергән.

Казанда кешеләре яңа торакларга күчерелгәннән соң, күп фатирлы Мергасов йорты караучысыз калган булган. Шул сәбәпле, йорттагы тимерләрне урлый башлаганнар.

– Мергасов йортын саклап калу һәм төзекләндерү буенча карар бар. Ләкин, хисаплаулар аңа зур финанс чыганаклары кирәк булачагын күрсәтә. Хәзер шәһәр җитәкчелеге Мергасов йортын, архитектура һәйкәле буларак, бюджет хисабына яки инвесторлар чыганакларына төзекләндерү мәсьәләсен ачыклый, – диде Лилия Галимова.

Чаллы шәһәренә күченеп килгән Украина гаиләсендәге 3 кешегә Россия паспорты бирелгән инде, калганнарына документлар әзерләнә. Әлеге гаилә туры элемтә вакытында «һаман паспорт ала алмыйбыз» дип Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга шалтыраткан иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading