Волонтерның 7 яшьлек кызы биш катлы йортның 10 нчы фатирына керүләрен истә калдырган. Тәрәзәдән кран һәм төзелеш күренеп торуын да сөйләгән.
Полиция бу фатирны табып ала. Күршеләре дә фатир хуҗасының сәеррәк булуын сөйли. Аны ана хокукыннан мәхрүм иткәннәр икән. Полициягә ишекне беркем дә ачмый. Ватып кергәч, Соняның гәүдәсен табып алалар. Ә үтерүче хатын төнлә поездга утырып Мурманскига китеп барган була. Юлда барганда хәле начарая һәм аны Беломорскидагы хастаханәгә салалар. Соңыннан Вологдага озаталар. Ул кызны үтерүен таный.
40 яшьлек хатынның ике баласы бар, алар туганнарында яши, чөнки әниләрен ана хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Аның чит балаларны күзәтеп һәм аларны үзенә чакырып йөргәнлеген башка кешеләр дә сөйләгән. Соняны исә тәмле әйберләргә кызыктырып алып киткән, шуның өстенә кызның өс-башыннан имин булмаган гаиләдән икәнлеге күренгән.
Кызның әнисе социаль челтәрдә актив булган. Кызы югалгач та, күрүче булса, кызын китереп бирүләрен сорап пост язган. Аның балигъ булмаган улы да бар, аны хастаханәгә салганнар. Әни кешене ана хокукыннан мәхрүм итәргә җыеналар.
Үтерүчене кулга алганнар. Аны өч ел элек әнисен кыйнаган өчен биш мең сумга штрафка тарткан булганнар инде.
Комментарийлар