16+

Югалган кыз 30 елдан соң кайткан

Вьетнамда яшәүче бер кыз 30 ел коллыкта яшәгән һәм пандемия аркасында гына өенә кайта алган.

Вьетнамда яшәүче бер кыз 30 ел коллыкта яшәгән һәм пандемия аркасында гына өенә кайта алган.

Ха Тхи Чин 12 яшьлек чагында очраклы бер кеше белән танышып, Кытайга ияреп киткән. Барып җитү белән кызны теге танышы бер гаиләгә саткан. 

Яңа "әти-әниләр"е яшүсмерләрне фахишә булып эшләргә мәҗбүр иткән. 2020 елга кадәр ул шулай кол булып яшәгән. Әле инде аңа 42 яшь. Коронавирус килеп чыккач, Чинга качу мөмкинлеге килеп чыккан. 

Туган ягына  урман аша ул биш көн кайткан һәм ниһаять үз иле чигенә килеп җиткән. Ә авылына якынлашкач, өенә кайта белмәгән, чөнки инде ничә дистә еллар үткән юлны хәтерләмәгән дә. Туган телен дә оныткан. Шунда аңа полицейскийлар ярдәмгә килгән. 

Әтисе Чин ха Ван Хот кызын күреп шаккаткан, башта үз күзләренә ышанмый торган. "Полицейскийлар миңа кызымның кайтуын әйткәч, шаяру дип белдем, көлдем һәм төш күрәм икән дип уйладым. Очрашып, кочаклагач, күз яшьләремне тыя алмадым», - дип сөйләгән әтисе.
http://omet-rb.rbsmi.ru/

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading