16+

Югалган малайны инде бер тәүлек эзлиләр

Казанда өченче сыйныф укучысын эзлиләр, ул өеннән чыгып китеп югалган.

Казанда өченче сыйныф укучысын эзлиләр, ул өеннән чыгып китеп югалган.

Малайның әлеге югалуы беренче генә түгел икән.

 Казанда инде бер тәүлек буе өченче сыйныф укучысы Павел Панкратовны эзлиләр, ул өеннән чыгып югалган. Бу хактагы хәбәрне Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә дә расладылар.

Сигез яшьлек малай өеннән якынча көндезге сәгать берләрдә чыгып киткән. Аның буе 140 см, кыска, кара чәчле һәм коңгырт күзле. Кызыл-кара төстәге костюм, кара кепка һәм кара-кызгылт сары төстәге аяк киеме кигән.

Фото: социаль челтәрләр

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading