16+

Югары кан басымыннан интегүче кешеләр җәй көне сак булырга тиеш

Кан басымы югары булган кешеләргә эсседән саклану тәртибен аңлаттылар.

Кан басымы югары булган кешеләргә эсседән саклану тәртибен аңлаттылар.

Җәй көннәрендә яшелчә, җиләк-җимеш ашарга, майлы, баллы һәм тозлы ризыктан баш тартырга, су һәм чәй эчәргә кирәк.

Югары кан басымыннан интегүче кешеләр җәй көне сак булырга тиеш. Бу хакта КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының кеше сәламәтлеген саклау кафедрасы мөдире, профессор Тимур Зефиров әйтте. Бу турыда уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Галим сүзләренчә, эссе һава торышы булганда, хәтта сәламәт кешенең дә кан басымы күтәрелергә мөмкин. «Җәйнең иң кызган мәле, беркемгә дә башка кимичә кояш нурлары астында йөрергә ярамый», — диде ул.

«Кан басымы югары кешеләргә мөмкинлек булганда 10-17 сәгатьләр арасында өйдә тору яхшырак», — диде Тимур Зефиров. Һәм мондый кешеләр көненә кимендә ике мәртәбә кан басымын үлчәргә һәм даруларны даими эчәргә тиеш, дип тә өстәде.

Шулай ук табиб «су эчү дә адекват булырга тиеш» диде. Организмны сусызландырырга да, артык күп су да эчәргә ярамый. Стресска бирешмәскә, физик активлыкны киметергә кирәк. Бигрәк тә эсседә эшләү гипертоникларга зур зыян китерергә мөмкин.

Дөрес тукланмауның кан басымына йогынты ясавын исәпкә алып, Тимур Зефиров җәйге чорда рационны үзгәртергә киңәш итте. Күбрәк яшелчә, җиләк-җимешләр кулланырга, майлы, баллы һәм тозлы ризык ашамаска, су һәм чәй эчәргә кирәк.

tatar-inform.tatar

Фото:pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading