16+

ЮХИДИ Казанда "ауга" чыга

Дәүләт автоинспекциясе бүген кич Татарстан башкаласында яңа рейд уздырачак. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәүләт автоинспекциясе бүген кич Татарстан башкаласында яңа рейд уздырачак. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара юл хәрәкәте кагыйдәләрен латент бозуларны ачыклау максатыннан Авиатөзелеш районында 20:00 дән 22:00 сәгатькә кадәр узачак.
"ЮХИДИ хезмәткәрләренең игътибары астында элегрәк берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылган, балаларны йөртү кагыйдәләрен үтәмәгән, йөртүче таныклыгыннан башка транспорт чаралары белән идарә итүче, исерек хәлдә булган затлар, шулай ук транспорт чарасы конструкциясенә тиешле үзгәрешләр керткән автомобильчеләр булачак. Адреслы эш РФ юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафлар түләүдән качучы йөртүчеләр белән дә законда билгеләнгән вакытта үткәреләчәк ", - дип хәбәр итә ведомство вәкилләре.

Шулай ук билгеләп үтелгәнчә, автомобильчеләр җәяүлеләргә өстенлек бирмәгән һәм җәяүлеләр юл өлешендә үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен бозган очраклар аерым контрольдә булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading