16+

ЮХИДИ «Мобильник» акциясен башлый

Татарстанда ЮХИДИ идарәсе «Мобильник» дигән акциягә старт бирә.

Татарстанда ЮХИДИ идарәсе «Мобильник» дигән акциягә старт бирә.

Юл йөрү кагыйдәсенең 2.7нче пункты нигезендә, машинада барганда телефоннан сөйләшергә ярамый. Бу бары тик кул ярдәменнән башка сөйләшергә мөмкинлек бирә торган махсус җайланмалар, әйтик, блютуз булган очракта гына рөхсәт ителә. Әлеге кагыйдәне бозган өчен 1500 сум штраф каралган. Быелның алты аенда Татарстанда бу кагыйдәне бозуның 5 меңнән артык очрагы теркәлгән.

Машинада барганда телефоннан сөйләшеп һәлакәткә эләгүчеләр шактый икән. ЮХИДИ идарәсе тарафыннан игълан ителгән «Мобильник» акциясенең максаты – юл хәрәкәте куркынычсызлыгын кисәтү, бу проблемага игътибарны җәлеп итү. Шул рәвешле инспекторлар юлда барганда телефоннан сөйләшүчеләрне күзәтәчәк.

Тикшерүләр күрсәткәнчә, рульдә барганда телефоннан сөйләшкән  кешенең реакциясе ике тапкырга кими икән. Шоферның халәтен исерек кешенекенә тиңләргә мөмкин. Шуның аркасында, һәлакәтләр килеп чыгу ихтималы да арта.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading