16+

Юл фаҗигасендә ике яшьлек бала һәм хатын-кыз һәлак булган

Татарстанда җиңел автомобиль белән йөк машинасы бәрелешкән юл фаҗигасендә зыян күргән нарасый үлгән. 

Татарстанда җиңел автомобиль белән йөк машинасы бәрелешкән юл фаҗигасендә зыян күргән нарасый үлгән. 

Беренчел мәгълүматлар буенча, хатын-кыз машина йөртүче тайгак юлда идарә итә алмаган һәм аны каршы як юлга чыгарып ташлаган. Бу хакта безгә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Фаҗига бүген кичке сәгать дүртләр тирәсендә Чистай - Түбән Кама трассасында Борок авылы янында килеп чыккан. Хокук сакчылары мәгълүматларына караганда,  "КИА" җиңел машина руле артында утырган 28 яшьлек хатын-кыз идарәне югалта һәм капма-каршы юлга килеп чыга да, биредә"КАМАЗ" белән бәрелешә. Шуннан соң җиңел автомобиль кире үз полосасына кайта. Биредә ул икенче бер йөк машинасы белән бәрелешә. Менә шуннан соң ул кюветка ава.

Автоледи алынган җәрәхәтләрдән урында ук вафат булган. Аның пассажирлары - ир-ат һәм кечкенә бала - авыр тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә китерелгән.
"Ике яшьлек баланы коткарып булмады, ул алган яралардан реанимациядә вафат булды. Хәзерге вакытта һәлакәт урынында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли ", - дип ачыклык керттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading