16+

Юл иминлеге инспекторларына заманча машиналар тапшырылды

Киләсе елга юл иминлеге инспекторларына заманча яңа формалар биреләчәк.

Юл иминлеге инспекторларына заманча машиналар тапшырылды

Киләсе елга юл иминлеге инспекторларына заманча яңа формалар биреләчәк.

"ЮХИДИ хезмәткәрләре тиешле шартларда лаеклы хезмәт итәргә тиеш",- диде  Россия эчке эшләр министрлыгының юл иминлеген саклау идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары,полиция генерал лейтенанты Владимир Швецов. Ул Татарстан полиция бүлекчәләре хезмәткәрләренә 39 автомобиль тапшырды. Әлеге машиналар куркынычсыз сыйфатлы автомобиль юллары федераль программасы кысаларында бирелә. 2024 елга кадәр республиканың ЮХИДИ идарәсе транспорт чаралары белән тулысынча тәэмин ителәчәк. Әлеге машиналар заманча, зур куәт белән эшлиләр, сәгатенә 233 километр тизлек белән барырга сәләтле. Двигатель сүнеп калган очракта да дүрт сәгать эшли алалар."

Тизлекне яхшы җыйса да, бу куып йөрергә ярый дигән сүз түгел, сез юлда йөрү кагыйдәләрен үтәргә, башкаларга үрнәк булырга тиешсез",- дип мөрәҗәгать итте Владимир Швецов ЮХИДИ хезмәткәрләренә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading