Юл һәлакәте Лениногорск районы Иске Шөгер авылы янында килеп чыга.
Беренчел мәгълүматлар буенча, “Жигули” автомобиле руле артында 13 яшьлек үсмер булган. Аннан тыш машинага ике яшьтәшен утырткан була.
Автомобиль юлдан барганда, үсмер идарә итүне югалткан һәм кырыйга төшеп киткән, машина әйләнеп капланган.
13 яшьлек пассажир урында ук һәлак булган.
Шофер һәм тагын бер пассажир-яшүсмер хастаханәгә озатылган. Тикшерү бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
1
0
Комментарийлар