19 февраль көнне Р.Акташ-Кузайкино автомобиль юлының 5 чакрымында үлемгә китергән фаҗига булган.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгьлүматларына караганда, Киа Серато автомобиле йөртүчесе Кузайкино ягыннан Р.Акташ бистәсенә таба хәрәкәт иткәндә, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итә торган имин тизлек сайлап алмаган, каршы як полосасына килеп чыккан. Биредә КАМАЗ автомобиле белән кара-каршы бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, Киа Серато йөртүчесе төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән Әлмәт шәһәренең хастаханәсенә китерелгән. Кызганычка каршы, Киа Серато машинасының арткы утыргычында булган, куркынычсызлык каешын эләктермәгән 1975 елгы ханым каза урынында ук һәлак булган. Төрле имгәнүләре булган башка пассажирлар Әлмәт шәһәренең ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегенә китерелгән.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы фотолары
Галимнәр Икенче бөтендөнья сугышы вакытында билгесез офицер тарафыннан язылган мәхәббәт хаты текстын тергезә алган. Хат үз адресатына SS Gairsoppa йөк судносында йөзә булган, ләкин атап язылган кешесенә генә барып җитмәгән, корабль баткан.
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/galimnr-1941-elda-yazylgan-mkhbbt-khatyn-tergez-algannar
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар