16+

Юл-транспорт һәлакәтендә фура белән бәрелешкән такси йөртүчесе һәм пассажиры үлгән

Чираттагы юл һәлакәте Ульяновск трассасында, Югары Ослан районында Мәйдан һәм Олы Мәми авыллары арасында килеп чыккан.

Чираттагы юл һәлакәте Ульяновск трассасында, Югары Ослан районында Мәйдан һәм Олы Мәми авыллары арасында килеп чыккан.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган, алар икесе дә Югары Осланнан, дип хәбәр итә "Волжская новь".

"Беренчел мәгълүматлар буенча, 20 март көнне 22.00 сәгатьтә, Казан-Ульяновск трассасының 46 чакрымында "Яндекс" такси йөртүчесе (Киа Рио - ред. искәрмәсе), каршы якка чыгу тыелган юл билгесен санга сукмыйча, каршы як хәрәкәт итү полосасына чыккан, биредә каршы килүче йөк машинасы белән бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә такси йөртүчесе һәм аның пассажиры алынган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән. Моннан тыш, авария нәтиҗәсендә йөк машинасы яна башлаган. Аны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тиз арада сүндерә алган, фура йөртүчесе зыян күрмәгән. Булган хәлнең бөтен шартлары ачыклана", - дип хәбәр иткән Югары Ослан ЮХИДИ башлыгы Искәндәр Әхмәдиев.

Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе ачыклаганча, юл-транспорт һәлакәтендә ашыгыч ярдәм килгәнче 30 яшьлек машина йөртүче һәм 59 яшьлек такси пассажиры һәлак булган. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading