16+

Юллар өчен тагын 1,5 миллиард сум

Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов Казан юлларын төзекләндерү өчен өстәмә 1,5 миллиард сум акча бүлеп бирергә җыена.

Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов Казан юлларын төзекләндерү өчен өстәмә 1,5 миллиард сум акча бүлеп бирергә җыена.

Шәһәр мэры Илсур Метшин әйтүенчә, әлеге сумманың 147 миллионын тротуарлар ремонтына тотачаклар, калганы шәһәр юлларын төзекләндерүгә китәчәк. Бистәләрдә юлларны ремонтлау август, сентябрьгә кадәр сузылса, шәһәр урамнарында барысын да июльгә тәмамларга җыеналар. Моңа кадәр Казан юлларын төзекләндерү өчен бюджеттан 1 миллиард сум бүлеп бирелгән иде инде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading