“Бердәм Россия” фракциясенең эшче төркеме бу атнада “Демография” илкүләм проектын гамәлгә ашыру торышы белән танышты. ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, фракция әгъзасы Татьяна Ларионова җитәкчелегендәге төркем Казанда һәм тирә-юнь районнарда булып, социаль объектлар төзелеше белән танышты.
“Демография” илкүләм проекты кысаларында республикада быел алты мең балага исәпләнелгән 29 балалар бакчасы кулланылышка тапшырылачак. Яңа сафка басачак мәктәпкәчә учреждениеләрдәге урыннарның яртысы ясле төркемнәренә – 1,5 яшьтән алып, 3 яшькәчә булган нарасыйларга биреләчәк.
Питрәч районы Көек авылындагы “Светлый” торак пунктында һәм Лаеш районы Усад авылында төзелеп килүче балалар бакчаларын күзәткәннән соң, илкүләм проектларны тормышка ашыруны контрольдә тотучы экспертлар канәгать калды, булса кирәк.
- Без эшләрнең яхшы темплар белән баруын күрәбез, - диде бу уңайдан төркем башлыгы Татьяна Ларионова. Документлар буенча Көек авылындагы 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы ноябрьдә кулланылышка тапшырылырга тиеш. Ләкин инде хәзер үк аңлашыла ки, төзүчеләр үз эшләрен яңа уку елы башына тәмамлаячак.
- Без халыкка төзелеш барышы белән танышып бару һәм фикерен җиткерү мөмкинлеге бирергә тиеш, - дип белдерде рейдта катнашкан “Бала-сити” полилингваль балалар бакчалары һәм мәктәпләр челтәре җитәкчесе Альбина Насыйрова. – Моны эшләү беркайчан да соң түгел. Әнә, Алабугада ата-аналар спорт мәйданчыгына сәфәрдән соң балалар бакчасында телләр өйрәнү кабинеты булдыру турындагы сорауны күтәрделәр. Казанда исә әниләр, яңа бакчаларның мөдирләре белән берләшеп, уңайлы һәм сыйфатлы мебель сайлау турында уйланалар.
Татьяна Ларионова белдергәнчә, халыкны төзелеш эшләрен контрольдә тоту өчен төрле чаралар кулланырга мөмкин. Әйтик, балалар бакчасына исем сайлау буенча бәйге игълан итәргә була. Усад авылында шулай эшләгәннәр дә әнә. Нәтиҗәдә, креатив, оригиналь “Айтишка” исеме уйлап табылган. Бакчада нәкъ менә IT-юнәлешкә өстенлек биреләчәк икән. “Светлый” торак комплексында төзелеп килүче бакчага йөриячәк балаларның әти-әниләренә дә менә дигән идея бу.
Төркем әгъзалары “Салават Күпере” торак комплексына да килеп, бу микрорайондагы өч (!) яңа төзелеп килүче балалар бакчаларындагы эшләр белән танышты.
122нче номерлы бакчаның төзелеш мәйданчыгында төзүчеләр, заказчиклар һәм подрядчиклар белән аралашу вакытында, Татьяна Ларионова барлык эшләрнең вакытында тәмамланырга тиешлегенә басым ясады. “Республика Президенты тарафыннан быел “Демография” илкүләм проекты кысаларында төзелүче барлык 29 мәктәпкәчә учреждениене 1 сентябрьдә эшләтеп җибәрү максаты куелды, - дип ассызыклады Дәүләт Советы рәисе урынбасары. – Программаны үтәү нәтиҗәсендә йөзләгән әни, балаларын тәрбиячеләргә тапшырып, эшләрен дәвам итә алачак”.
Татарстанда 12 юнәлеш буенча 2019-2021нче елларда старт алган илкүләм проектларны тормышка ашыру өчен бюджеттан 44,6 млрд сум акча бүлеп бирелде. Нәтиҗәдә, 690 объект төзү һәм төзекләндерү күздә тотыла. Быел февраль аенда ТР Дәүләт Советындагы “Бердәм Россия” фракциясе карары белән Татарстанда илкүләм проектларны тормышка ашыруны контрольдә тотучы эшче төркем булдырылды.
Анна Арахамия фотосы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар