16+

Үз баласын типкәләп кыйнаган анага нинди җәза бирелер?

Россия тикшерү комитеты кечкенә кызын урамда типкәләгән әни кешегә карата ачылган эшне үз контроленә алган.

Россия тикшерү комитеты кечкенә кызын урамда типкәләгән әни кешегә карата ачылган эшне үз контроленә алган.

Хатын-кызга карата "Ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

РФ Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин үз кызын урамда типкәләп кыйнаган әни кешегә карата җинаять эшен тикшерүне үз контроленә алган.
Исегезгә төшерәбез, вакыйга урынында төшерелгән видео социаль челтәрләрдә пәйда булды. Кадрларда кызчыкның өенә керү өчен подъездга килергә тырышуы күренә, әмма хатын-кыз баланы берничә тапкыр аягы белән типкәли һәм аңа үз янына килергә ирек бирми. Бала үкереп елый. Әлеге хәлнең Челюскин урамында булганлыгы расланды.

Видео чыкканнан соң ТР прокуратурасы тикшерү оештырган, аның нәтиҗәләре буенча баласын типкәләп кыйнаган анага карата "Ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү дәвам итә.

Челюскин урамындагы шул йортта яшәүчеләр белән журналистлар да аралашкан. Үз баласын типкәләгән әлеге хатын турында сорашкач, күршеләре ике лагерьга бүленгән, берәүләр үзен һәрвакыт тыныч һәм әдәпле тота, дип сөйләсә, икенчеләре аны "өйне дер селкетеп тора", диләр.
"Мин сизмәдем, валлаһи, чөнки оныгым да аның кызы белән бакчага йөри. Бала белән тыныч кына урамда йөри. Аның тәртибе начар, диләр, тик мин тәгаен раслый алмыйм", - диде шул йортта яшәүче олы яшьтәге ханым.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading