16+

Алинә Заһитова Путиннан интервью алырга теләвен белдергән

Фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы Алинә Заһитова журналист һөнәрен үзләштерүе һәм Россия Президенты Владимир Путиннан интервью алу теләге турында хәбәр иткән.

Фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы Алинә Заһитова журналист һөнәрен үзләштерүе һәм Россия Президенты Владимир Путиннан интервью алу теләге турында хәбәр иткән.

– Сез Ранхигста журналистика факультетының өченче курсына күчтегез. Уку һәм спортны бергә алып бару елдан-ел катлаулана барадыр?

- Уку һәм спортны бергә алып бару һәрвакыт кыен булды. Әгәр дә син яхшы укырга телисең икән, белем алу дөньясына тулысынча чумарга кирәк. Спортта тиешле нәтиҗәләргә ирешергә теләсәң, аны беренче урынга куярга кирәк. Хәзер минем графикым чагыштырмача ирекле, кирәк булганда, күнегүләрне дәресләрдән соңгы вакытка күчерә алам. Шуңа күрә аларның икесен бергә алып барып була. 

- Журналистика өлкәсендә күнекмәләрегез булдымы әле?

– "Ледниковый период" та алып баручы булып эшләдем, катнашучылардан интервью алдым. Бу минем өчен журналист буларак бик яхшы тәҗрибә иде.

— Ә җитди сөйләшү... кем белән әңгәмә корыр идең?

— Ай, белмим... Владимир Владимирович белән! Ә ни өчен юк? Тик, әлбәттә, әлегә мин моны эшләргә җыенмыйм, минем әлегә тәҗрибәм җитәрлек түгел, - дигән Заһитова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading