16+

Завод 2022 елда булачак

Зур бәхәсләр уяткан чүп яндыру заводы Татарстан башкаласында 2022 елда төзелергә тиеш.

Зур бәхәсләр уяткан чүп яндыру заводы Татарстан башкаласында 2022 елда төзелергә тиеш.

Проектның бер елга алданрак та гамәлгә ашырылуы ихтимал. Мәскәү Кремлендә 18 октябрьдә Экология елына кагылышлы киңәшмәдә Россиянең табигать министры Сергей Донской Мәскәү өлкәсендәге һәм Казандагы чүп эшкәртү заводлары инде сынау тәртибендә 2021 елда ук эшләтеп җибәреләчәген хәбәр итте. Киләчәктә кайбер төрдәге калдыкларны күмү тыела. Россия хөкүмәте бу турыда карар кабул иткән инде. Икенчел эшкәртелүгә тиешле калдыклар исемлегенә 182 «товар» кертелгән. Исемлектә беренче чиратта: кара һәм төсле металлар, пыяла, картон, полимерлар, текстиль, резина.

Казанда чүп-чарны яндыру, эшкәртү заводын Самосыр полигоны зонасында яки «Оргсинтез» заводы тирәсендә төзү күздә тотыла. Ул елына 550 мең тонна чүп эшкәртү һәм 55 МВт электр энергиясе җитештерү куәтенә ия булачак. Яңа 123 эш урыны барлыкка киләчәк. Белгечләр исәпләвенчә, шушы завод 2036 елга кадәр үк төбәк бюджетын 4 миллиард, ә муниципаль берәмлек бюджетын 1,8 миллиард сумга тулыландырачак.

Без әле көнкүреш калдыкларын икенчел эшкәртүне җайга салып кына киләбез. Россиядә чүп-чар күләме 4 миллион гектар мәйданны тәшкил итә, әлегә чүпнең 4 проценты гына эшкәртелә. Казанда пластик шешәләрне аерым җыю тәртибе казанлыларда хуплау тапты.

- Татарстанда көнкүреш калдыкларын икенчел чимал сыйфатында куллану буенча программа әзерләнә. Икенчел чимал ул - акча дигән сүз. Бу финанс чыганакларын, әлбәттә, ишегалларын төзекләндерү, коммуналь тармакны үстерү максатларында файдаланып булыр иде, - диде «Күп фатирлы йортларга хезмәт күрсәтүче идарәче компанияләрнең республика хезмәттәшлеге» рәисе Назыйф Фатыйхов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading